Изге Вәли Көне

2019 елның 15 феврале, җомга

Мәхәббәт... купме җылылык йомшаклык бу суздэ. Туган-тумыштан һәм гомер буена мәхәббәт безгә юлдаш, без аны һәр якын кешегә: ата-аналарга, балаларга, ир-атларга, хатын-кызларга карата кичерәбез. 

    Күптән түгел безнең илдә Изге Вәли көнен билгеләп үттэ башладылар, аны мәктәп эскәмиясе балалары белә иде, әмма нигэ аны яшь кешеләр генэ билгеләп үтә алалар? Әйтик, «Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Туган республика халыклары традицияләре» программасы нигезендә Кәкре Атау авылына хезмәт күрсәтүдә булган өлкән гаилә парлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Безнең социаль хезмәткәрләр Шәрипова Ильмира һәм Хәйруллина Сания берничә ел дәвамында ярдәм иткән гаиләләр өчен чын бәйрәм оештырдылар. Төрле конкурслар үткәрделәр, бэйрэм дэвамында җанлы музыка яңгырады, соңыннан барысы да бәйрәм өстәле артына утырдылар.

    Нәкъ менә шундый нык гаиләләргә карап, мәхәббәтнең чын, нык мәхәббәт булуына ышанырга була. Гомернең күп кенә авырлыкларын үтеп, алар бу хисне саклап, балаларына буыннан-буынга тапшырып, йөрәкләрендә саклап кала алдылар.

    Яшьлекләрен искә алып, алар безгә бәхетле гаилә тормышы серләрен ачып җибәрделэр, бер генә кеше дә битараф калмады, барлык кунаклар да соклану хисе уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International