2019 елның 15 февралендә Теләче муниципаль районында "Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» мемориалы янында чара үткәрде: Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Сугыштан кайтмаган иптәшләрен искә алу өчен ветераннар, волонтерлар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм яшьләр җыелды. Әфганстанда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар. Соңыннан район Мәдәният йортында Теләче муниципаль районының иҗат яшьләре һәм сәнгать коллективлары катнашында «Хәтер билгесе» дип исемләнгән концерт узды.