«Гаилә-ул бик мөһим!”, Балтач

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

          2019нчы елның 14 февраленда район тарихында беренче тапкыр «Гаилә-ул бик мөһим!” дип исемләнгән күп балалы гаиләләр Фестивале үтте. Инициатор булып  Татарстан Республикасы  иҗтимагый оешмасының Балтач муниципаль  районындагы “Әтиләр бердәмлеге”  бүлекчәсе чыкты. Фойеда төрле мастер-класслар, фото күргәзмә оештырылды. Бәйрәмгә барлыгы 504 күп балалы гаиләләр чакырулы иде.  

      Бәйрәм 5 һәм аннан күбрәк гаиләләр парады белән башланып китте. Аларга район башлыгының рәхмәт хатлары һәм “Бердәм Россия” партиясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.  

      4 балалы гаиләләр сәхнәдә төрле  номинацияләрдә чыгыш ясады, үзләренең гаилә серләре белән уртаклаштылар, “Әтиләр бердәмлеге”  бүлекчәсе җитәкчесе Б.Б.Зиятдиновтан  махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 Әлеге чара бөтен кешенең күңелендә матур хатирә булып калыр.                                                                                                                                

                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International