Мин армиягә хезмәт итәргә китәм

2019 елның 22 феврале, җомга

Мин армиягә хезмәт итәргә китәм

22нче февральдә  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә музыка җитәкчесе Городилова Н. Г., тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г. Р., Полуэктова Л. В. реабилитантлар һәм  ата-аналар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин армиягә хезмәт итәргә китәм" исемле  бәйрәм үткәрделәр. Алып баручы барлык ир-атларны котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм зур бәхет теләде. Аринаның бабасы һәм Ильнараның әтисе армиядә хезмәт иткәннәре турында сөйләделәр. Балалар янына кунакка Карлсон килде, ул да армиядә хезмәт итәргә җыенган икән. Балалар аны армиягә әзерләделәр. Аннары уйнадылар, мастер-класста катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International