Ватанны Саклаучылар көне
21 февраль 2019 ел
Россиядә Ватанны саклаучылар көнендә төрле яшьтәге ир-атларны котлау кабул ителгән. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традиция буенча ел саен интернатта яшәүче барлык ир-атларны котлыйлар һәм алар өчен бәйрәм чарасы оештырыла. Быел социаль эш буенча белгеч Мустафина Гүзәл «Ягез әле, бабайлар! " дигән конкурс әзерләде. Конкурста 4 конкурсант көч сынашты. Бу бабайлар –тәҗрибә туплаган, актив тормыш белән яшәүчеләр, зирәк өлкән яшьтәге кешеләр. Оештыручы тарафыннан бик күп кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Катнашучылар җыр, шигыръ, бию, бәрәңге әрчү, уйлап табу һәм башка конкурсларда үзләрен сынадылар. Конкурс ахырында жюри йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Тарасов Сергей һәм Бабашев Газинур беренче, ә Якимов Виктор һәм Миңнуллин Ринат икенче булдылар. Барлык катнашучылар да үзләренең тапкырлыгын, үткенлеген һәм зирәклеген күрсәттеләр!