Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Курчаклар-обереглар һәркем өчен дә зур кызыксыну уятты. Аларны элек-электән йортны саклау, гаиләне ныгыту һәм тумышы белән элемтәләр урнаштыру өчен ясыйлар. Һәр бала курчак-оберегка күлмәк, баш киемен теккәндә үзенә ошаган төстәге тукыма сайлады. Балалар, курчаклары иң яхшысы, иң матуры булсын өчен бөтен җаннарын куеп эшләделәр. Һәр оберег үзенчәлекле, бер-беренә охшамаган, чөнки аларны ясаганда бик күп күңел җылылыклары куеп эшләнә. Тәрбияче фикеренчә, мондый дәресләр эстетик зәвык тәрбияли, вак моториканы үстерә, коллективта эшли белергә ярдәм итә.