Хәзерге вакытта торак белән бәйле мәсьәләләр иң катлаулы һәм авыр чишелә торган булып санала. Торак мәсьәләсе - бер тапкыр барып кына хәл итеп була торган мәсьәлә түгел, ул үзенә даими игътибар таләп итә. 2019 нчы елның 18 нче февралендә «Веста» Үзәгендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды. Торак сәясәте бүлеге җитәкчесе Илнар Бәдретдинов һәм бүлек белгечләре катнашучыларга ТРда гамәлдә булган торак программалары турында сөйләделәр, үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкин булган гаилә категорияләре, шулай ук чиратка исәпкә кую өчен нинди документлар кирәк икәнлеге белән таныштырдылар. Мохтаҗ күпбалалы гаиләләргә (5 һәм аннан күбрәк бала) аерым игътибар бирелде. Үзәк белгечләре сораулар бирә алдылар, исәпкә кую өчен документлар рәсмиләштерү вакытында барлыкка килә торган проблемалары турында сөйләделәр.