2019 нчы елның 5 мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрде. Максатлар: -балаларда күчмә кошлар, тышкы кыяфәт үзенчәлекләре, яшәү тирәлеге турында күзаллау формалаштыру; -уеннарда һәм имитацияләрдә күнегүләр ясый белү; - хәтерне, фикерләүне, күрү игътибарын, гомуми моториканы үстерү, хәрәкәтләр белән сөйләмне координацияләү; - табигатькә, кошларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Әлеге шөгыльдә 4 бала катнашты. Бу дәрестә балалар кошларның ни өчен күчмә кошлар дип аталуын һәм аларның безгә яз көне кайтуларын, ә көзен кире җылы якка китүләре турында белделәр. Шулай ук уеннарда һәм имитацияләрдә күнегүләр ясарга өйрәндек. Кулларның эшчәнлеген, хәрәкәтләр белән сөйләмне координацияләү эшен үстерделәр. Күчмә һәм кышлаучы кошлар сурәтләнгән карточкаларны карадылар, тәрбияче ярдәме белән кошларның исемнәрен атадылар. Табигатькә, кошларга сакчыл караш тәрбияләнде.