«Юлдаш»та «Масленицаны” каршы алдылар.

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Дүәшмбе, 4 март көнне , «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»  мәйданчыгында интернат-йорт специалистлары Малолеткова Елена, Людмила Җамалетдинова, Ирина Тугашева, Анна Михеева, Шигаева Светлана, Гыйльметдинова Марина, Вәлиев Рәшит, Альбина Сираева, “Хуш киләсең, Масленица!” дип аталган, кышны озату бәйрәмен оештырды.

Билгеле булганча,  Масленица  славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы  бәйрәмнәренең  берсе. Салкын буранлы кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алганда, “Хуш киләсең, Масленица!” бәйрәмен интернат-йортта оештыру - күркәм традициягә әйләнде. 

Чарада катнашучылар Масленица турында җырлар, табышмаклар, такмаклар көйләделәр. Йола буенча күчкән, кайбер уеннар, гореф-гадәтләр белән таныштылар. Бәйрәмне йомгаклап, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр тәмле коймак белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International