Традиция буенча, Май чабу атнасы башында “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә «Масленица ярминкәсе» бәйрәме уздырылда. Балалар әти-әниләре белән бергә күңелле уеннарда һәм әйлән-бәйлән уенын уйнадылар. Барысы да халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Балалар бәйрәм әкиятен карадылар. Чара ахырында Масленица бәйрәме узды, ул балаларны тәмле коймак белән сыйлады.
Бәйрәм җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотолар белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алдылар.