Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен янгын сүндерү бүлеге музеена экскурсия оештырылды.
Чараның төп максаты - көнкүрештә янгын куркынычсызлыгын кисәтү. Экскурсия барышында балалар Янгын бүлеген төзү тарихы белән таныштылар, заманча янгын сүндерү машиналары, шулай ук узган гасырда хезмәт иткән техниканы күрделәр.