ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 21 бала арасында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны бәйрәм итүгә багышлаган «Сөйкемле, ягымлы, назлы кешеләр» дигән төркемле дәрес үткәрде.

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. "Балкыш «социаль приютында театр белән танышу максатыннан урта төркем балалары белән таныштыру әңгәмәсе, татар драма театрына экскурсия, әкият кую чаралары үткәрелде. Әлеге чаралар барышында балалар театр төрләренең төрлелеге, театр, һөнәрләрнең театрның искиткеч йорты булуын белделәр, анда актерлар балалар һәм өлкәннәр өчен тамашалар күрсәтәләр. Теманы ныгытуда балалар үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар, «Теремок»өстәл театры әкиятләрен драматлаштыруда катнаштылар. "Балалар өчен Театр-ул тере сәнгать. Эшчәнлекнең театральләштерелгән төре, төрле белем бирү юнәлешләреннән күп кенә бурычларны хәл итә, социаль белән бәйле, балаларга сөйләм, эстетик, танып – белү үсеше», - дип нәтиҗә ясадылар педагоглар Антонина Иванова һәм Гөлназ Курмакаева.

11 нче март көнне “Изгелек” үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әтнә муниципаль районының 108 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырды. Әлеге чарага бүлекчәдә исәптә торучы балалар җәлеп ителде. Янгын сүндерү бүлеге бинасында балаларны якты йөз белән бүлек хезмәткәре Нуриев Фәрхәт каршы алды. Ул аларны коткаручыларның фидакарь хезмәте  белән таныштырып узды. Балалар өчен бина һәм территория буйлап экскурсия уздырылды, җиһазлар тулы хәрби әзерлектә күрсәтелде. Балаларга бу экскурсия бик ошады.

Тормышта безнең иң яраткан беренче кеше-ул, әлбәттә, әни. Бу мәхәббәт, иң табигый һәм риясыз, без гомер буе үтәбез. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Балкыш» социаль приютында өлкән төркем малайлар үз әниләре өчен открыткалар ясадылар. «Хәзерге вакытта теләсә кайсы башкаруда открытка сатып алу проблема түгел. Открытка, үз кулы белән эшләнгән, - дип сөйли өлкән төркем малайлар тәрбиячесе Ираида Мадиярова, - бу мәхәббәт таныклыгы һәм рәхмәтлеге сөйкемле әнигә. Мондый сувенирларны әниләр күренеп торган урында бик озак саклаячаклар».
Яз килу белэн ин беренче итеп халыкара хатын кызлар, 8 март бэйрэме житэ . Безнен очен ул ин яраткан бэйрэм. Шуна курэ, бу бэйрэмне, чыннан да, тантаналы итеп уткэрэсе килэ. Шушы коннэрдэ, Тубэн Каманын «Балкыш» балалар хэм яшьусмерлэр сыену учреждениясендэ зур бэйрэм узды. Экияттэй бизэлгэн залда барлык балалар хэм зурлар жыелды. Алдан кызларны малайлар котлады. Алар матур котлау сузлэре, шигыр сойлэделэр. Бэйрэм «Ягез эле, кызлар» дигэн конкурс формасында утте. Зурлар торкеме кызлары бик кунелле ярыштылар. Кызлар табышмаклар чиштелэр, рэсемнэр ясадылар, модельларны киендерделэр. Ин кызыгы «тэмле» конкурсы булды. Бу бэйрэм, элбэттэ, язгы соенеч хэм бэхет тойгылары остэде, ди тэрбияче Энисэ Гайнуллина.

2019 елның 7 мартында Мамадыш муниципаль районының «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булган хатын кызларны 8 Март көне белән чын күңелдән котладылар.

Агымдагы елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика күләмендә уздырылган шатлыклы чарада Россия герое әнисе Вера Петровна Исаева, 2018 нче елда “Ана даны” медале  белән бүләкләнгән  Роза Арыкова, Нина Терентьева, Ләйсән Фәйзрахманова һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир – аты. Хатын – кыз карашы  конкурсында катнашучылар  Лариса Давлетшина белән Миләүшә Хабибуллина, мөмкинлеге чиклеләр җәмгыятенең актив ярдәмчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор ярдәмчесе Фәния Йосыпова катнашты.

Хатын кызларыбызга изге теләкләрен һәм котлау сүзләрен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехан Нургалиев улы һәм башка  дәүләт эшлеклеләре җиткерде. Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәм ашы һәм Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында булган концерт - барлык хатын-кызларыбызга шатлыклы мизгелгә күмелергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәм истәлеге итеп гүзәл затларыбызга язгы чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды. Районыбыздан баручыларны район башкарма комитеты урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы җитәкләде.

Яз һәм Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструкторлар Гүзәл Галиуллина һәм Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Дөньяда иң яраткан әни өчен чәчәкләр» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.

 «Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече тарафыннан закон белән каршылыклары булган дүрт яшүсмер арасында «Үзенне кабул итү» темасына төркемле дәрес үткәрелде.

2019 нчы елның 5 нче мартында «Веста» үзәге социаль педагоглары Олеся Мингазетдинова һәм Ольга Тугашова тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 бала һәм аларның әти-әниләре өчен Халыкара хатын – кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган «Март – җыр ул, март-бәйрәм» дигән бәйрәм чарасы уздырылды. Чараның максаты: гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларга, хатын-кызларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү, уңай атмосфера тудыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International