11 нче март көнне “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Әтнә муниципаль районының 108 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырды. Әлеге чарага бүлекчәдә исәптә торучы балалар җәлеп ителде. Янгын сүндерү бүлеге бинасында балаларны якты йөз белән бүлек хезмәткәре Нуриев Фәрхәт каршы алды. Ул аларны коткаручыларның фидакарь хезмәте белән таныштырып узды. Балалар өчен бина һәм территория буйлап экскурсия уздырылды, җиһазлар тулы хәрби әзерлектә күрсәтелде. Балаларга бу экскурсия бик ошады.