Халыкара хатын-кызлар көне, Балтач

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 7 мартында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан республика күләмендә уздырылган шатлыклы чарада Россия герое әнисе Вера Петровна Исаева, 2018 нче елда “Ана даны” медале  белән бүләкләнгән  Роза Арыкова, Нина Терентьева, Ләйсән Фәйзрахманова һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир – аты. Хатын – кыз карашы  конкурсында катнашучылар  Лариса Давлетшина белән Миләүшә Хабибуллина, мөмкинлеге чиклеләр җәмгыятенең актив ярдәмчесе, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор ярдәмчесе Фәния Йосыпова катнашты.

Хатын кызларыбызга изге теләкләрен һәм котлау сүзләрен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннехан Нургалиев улы һәм башка  дәүләт эшлеклеләре җиткерде. Казан шәһәренең “Корстон” күңел ачу үзәгендә оештырылган бәйрәм ашы һәм Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында булган концерт - барлык хатын-кызларыбызга шатлыклы мизгелгә күмелергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәм истәлеге итеп гүзәл затларыбызга язгы чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды. Районыбыздан баручыларны район башкарма комитеты урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәил улы җитәкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International