8 Март-яраткан әниләрен, әбиләрен, апаларын котларга яратучылар өчен көтеп алган бәйрәм. Безнең яраткан әниләребез аерым котлауларга лаек, чөнки һәр кеше өчен әни- дөньяда иң матуры һәм иң яхшысы бит.
Яз һәм Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәме алдыннан Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәт буенча инструкторлар Гүзәл Галиуллина һәм Лариса Евстратьева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 бала өчен «Дөньяда иң яраткан әни өчен чәчәкләр» дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар.
Кызлар һәм малайлар бик теләп әниләре өчен рәсемнәр ясадылар. Алар бар булган фантазияләрен күрсәттеләр, рәсемнәре матур килеп чыгуын теләделәр. Кемдер әнисенең портретын ясады, ә кемдер кәгазь битләренә әниләр өчен матур чәчәкләр күчерергә теләде. Яшь рәссамнар өчен уңай шартлар тудырылган иде, фантазия очышы берни белән дә чикләнмәгән иде. Эшләр буяулар, карандашлар, гуашкалар белән ясалган һәм бик матур килеп чыктылар.
Иң яхшы эшләр зур булмаган бүләкләр белән билгеләп үтелде һәм стендка куелды.