Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә, Көек авылында иҗат отчет концерты куйды.

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

7 нче март көнне Көек авылында “Биибез дә, уйныбыз, бергә-бергә җырлыйбыз” дип исемләнгән Саба муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә иҗат отчет концерты булып узды,  катнашучылар: “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”, автоном коммерцияле булмаган “Балкыш”-(Сияние) тернәләндерү үзәге, Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты, “Тургай социаль приюты” һәм “Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты” коллективлары. Концерт бик эчтэлекле һәм матур булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International