Юл хәрәкәте иминлеген саклау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү операциясе кысаларында Чистай ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте иминлеге» исемле чара үткәрделәр. Инспекторлар уен формасында социаль хезмәтләр алучылар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Бергәләп балалар да, олылар да эләгергә мөмкин булган очракларны тикшерделәр һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча гап-гади кагыйдәләрне үтәп, нинди аянычлы хәлләрдән сакланып калырга мөмкин булуын ачыкладылар.
Сишәмбе, 12 нче март көнне, “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби кунакханә”дә очраштылар.
2019 ел “Татарстанда Театр елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, интернат-йортта культорганизатор вазыйфасын башкаручы Ирина Тугашева һәм Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләре Җаббарова Зөһрә Рәлиф кызы, Муратова Альмира Рәис кызы әдәби-музыкаль кичә оештырды.
Мамадыш муниципаль районының “ Надежда” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбиләнүчеләр белән волонтер эше алып барыла.
Чепья авылында яшәүче Александрова Лидия Александровнага 12 март көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.
2019 елның 1-7 мартыннан Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәгенең белгечләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә газ, мич һәм электр җайланмаларын тикшерү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бардылар.
12 нче март 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмэт алучылар өчен кәгазьдән зур күләмле “Ромашка” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде
Халыкара хатын-кызлар көне, нинди яшьтә булуларына карамастан, хатын-кызларның көтеп алган бәйрәме.
7 нче март көнне Көек авылында “Биибез дә, уйныбыз, бергә-бергә җырлыйбыз” дип исемләнгән Саба муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә иҗат отчет концерты булып узды
Приютның кызыклы, мавыктыргыч тормышы турында мәгълүмат бирүнең бер формасы – «Кечкенәләр иле»газетасы чыгарылышы. Газетаны проектлаштыру, чыгару балалар һәм тәрбиячеләр арасында аралашуны тәэмин итә.
Бүген “Компьюшка” түгәрәгендә балалар газета чыгару өстендә эшләделәр.
Газетаны чыгаргару этапларында балалар уңай эмоцияләр алдылар. Мондый эшчәнлек төре коллективны берләштерә.