Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Алия Малякова 1 нче санлы социаль участокта социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 21 бала арасында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны бәйрәм итүгә багышлаган «Сөйкемле, ягымлы, назлы кешеләр» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: яхшылык, мәхәббәт, мәрхәмәтлелек кебек хисләрне тәрбияләү, әниләргә, әби - кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерү.
Дәрес матур видеоролик белән башланып китте, анда балалар Язның беренче бәйрәме булган 8 март көнне уңаеннан үзләренең әниләрен котладылар. Аннан соң белгеч, катнашучылар белән берлектә, календарьда бәйрәм көне буларак, Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихын искә төшерделәр. Алга таба кызыклы уеннар, эстафеталар, конкурслар уздырылды, алар барышында катнашучылар үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр, иҗади осталыкларын һәм артистлык сәләтләрен ачтылар, меню төзеделәр, менә дигән хуҗабикә икәнлекләрен күрсәттеләр.
Бу бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Соңыннан малайлар кызларны котладылар һәм үз куллары белән ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр.