Татарстан Республикасында һөнәрләр елы кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Рита Зайнуллина 5 нче санлы социаль участогында «Һөнәр сайлау курсы нигезләрендә» 13 бала һәм яшүсмер арасында «Лингвистик һөнәрләр» дип аталган чара үткәрде. Максат: лингвистик һөнәрләр үзенчәлекләре белән таныштыру.
Чара башында белгеч балалардан лингвистик һөнәрләр турында беләләрме, юкмы, белсәләр аңа нинди һөнәрләр керә икәне турында сорашты. Кече яшьтәге балалар аңламыйбыз һәм белмибез дип җавап бирделәр, өлкәнрәк яшьтәге балалар мөгаен, бу төрле чит телләрне өйрәнү белән бәйледер, дип фаразладылар. Аннары белгеч лингвистик һөнәрләр турында сөйләде һәм иң киң таралган һөнәрнең берсе булган тәрҗемәче һөнәренә җентекләп тукталды. Балалар техник тәрҗемәче, сәнгать текстлары тәрҗемәчесе кем икәнен һәм телдән тәрҗемә буенча белгечләр нәрсә белән шөгыльләнүләрен белделәр. Аннан соң балалар тәрҗемәче нинди күнекмәләргә ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.
Чара ахырында балаларның киләчәктә кем булырга теләүләре, аларны нинди һөнәрләр кызыксындырулары турында сөйләштеләр.