2019 нчы елның 13 нче марты көнне “Якын кешеләр” клубы кысаларында Түбән Кама шәһәренең “Веста” үзәге белгече Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче 13 әти-әни өчен “Үзара аңлашучанлыкны җайга салабыз” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: агрессив тәртипнең барлык төрләрен кисәтү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Эссе көн», «Чокыр», «Критик ситуацияләрдә минем гамәлләрем» күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте, алар ата-аналарга үз тәртибен бәяләргә һәм конфликттан чыгу өчен кирәкле вакытта үз балаларының хисен чикләмичә генә дөрес юл табарга мөмкинлек бирде. Шуннан соң психолог барысына да «Ата-ана раунды» психологик уенында катнашырга тәкъдим итте. Ата-аналар уен карточкаларының барлык сорауларына да гадел җавап бирергә тырыштылар, шул рәвешле үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, алар башка катнашчылар белән балаларны тәрбияләүдә кискен һәм авыр хәлләрдә чыга алу юлы белән уртаклаштылар.
Дәрес ахырында психолог ата-аналарга балалар белән низаглы хәлләрдән чыгу юлы буенча кыйммәтле киңәшләр бирде.