«Туклану гигиенасы һәм нормасы» дигән темага мастер-класс

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

18 нче март 2019 нче ел, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Туклану гигиенасы һәм нормасы»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

     Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше буларак, дөрес туклану турында күзаллауны формалаштыру.

     Туклану гигиенасы сыйфатлы туклану һәм сәламәт кешене дөрес тукландыру проблемасын өйрәнә.

      Дөрес туклану-ул бер үк шартларда кеше организмының энергия һәм тормыш өчен мөһим матдәләргә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү. Белгеч социаль хезмәт алучыларга үзләре яраткан ризык төрләрен ясарга кушты. Рәсем ясаганда төсле каләмнәр кулланылды. Туклануга өстенлек бирү турында әңгәмә кордылар һәм түбәндәге дөрес туклану кагыйдәләрен өйрәнделәр:

- туклану чамалы булырга тиеш;

- туклану реҗимы үтәлергә тиеш;

- яхшы сыйфатлы азык кына кулланырга;

- көненә 4 тапкыр тукланырга кирәк;

- азык-төлек продуктлары төрле булырга тиеш.

Мастер-класс үткәргәннән соң, катнашучылар әлеге материалның танып-белү һәм файдалы булуын әйтте.

Чарада 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International