Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу, Балтач

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Агымдагы елның 15 нче мартында  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, “Халыклар дуслыгы” музее җитәкчесе Гарифҗан Галиевич Галиев белән  очрашу булып узды.

Тернәкләнүчеләр соравы буенча очрашу Чепья авылы тарихын өйрәнүгә багышланган иде. Гарифҗан Галиевич күпмилләтле Чепья авылында яшәгән халыкларның үзара дуслыгы һәм  бер-берсенең ярдәмләшеп яшәве турында сөйләп узды. Очрашуда ул шулай ук хәзерге заман кешеләре белән  сугыш чорындагы халыкны чагыштырып мисаллар китерде. Якынлашып килүче Бөек Җиңү көненә әзерлек турында әйтеп узды.

Әлеге очрашулар күңелдә якты истәлекләр калдыра һәм күңел күтәренкелеге өсти.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International