«Балкыш» приютында «Туган көннәр» бәйрәм итү традициясе оештырыла

2019 елның 18 марты, дүшәмбе
Иң көтеп алынган балалар бәйрәме - бу, һичшиксез, бала туган көне, аны оештыру тирә юньдәгеләрдән тырышлык һәм фантазияләр таләп итә. Башка бәйрәмнәрдән аермалы буларак, нәкъ менә бу көнне бала - чараның төп герое була. Түбән Каманың «Балкыш» приютында «Туган көннәр» бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде, март аенда туган балалар турында да онытмадык. Ә уеннардан башка нинди бәйрәм? Бәйрәмдә Убырлы карчык кунакта булды, барысы белән бергә биеде, уйнады, табышмаклар әйтеште, көлде һәм күңел ачты. Бу бәйрәм көнендә балалар бик күңелле вакыт үткәрделәр, алар төрле конкурсларда, күңелле викториналарда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар: «Кабатла», «Убырлы карчык өчен сыйны җый», «Хуҗабикәләр», «Әкиятне тап». Туган көннәре булган балаларга каравай җырладылар, балалар дусларын котладылар, үзләренең елмаюларын һәм алкышларын бүләк иттеләр. Тәрбиячеләр: Лилия Әглиуллина, Әнисә Гайнуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International