Ел башыннан картлар йортында психолог Нәҗметдинова Гөлнара җитәкчелегендә «Хәтирәләр яңарту» дигән технологиясе ярдәмендә чаралар үткәрелә. Дәресләр һәр атнаның бер көнендә, шәхси юнәлештә һәм төркемнәр белән алып барыла. Дәресләр фотосүрәтләр, чәй эчеп һәм дә ки элеккеге кинофильм карап үтә. Әлеге дәресләр өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка ярдәм итә, аларны ялгызлыктан һәм депрессиядән саклап кала. Дәресләрдән соң укучыларыбызның кәефләре яхшыра, үз-үзләренә бәя арта, тормышка уңай караш формалаша.