Саф һавада дәрес

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Саф һавада йөрү һәм дәресләр грипп һәм ОРВИ профилактикасы өчен менә дигән чара булып тора.  Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Федоровский картлар һәм инвалидлар интернат-йортында» «Өлкәннәр өчен фитнес технологиясе» кысаларында ЛФК инструкторы Зөлфия Нуриева һәм фельдшер Лилия Шаһиева ачык һавада дәрес үткәрде.

            Социаль хезмәт алучылар интернат-йорт хезмәткәрләре янә табигать янында урманга язгы кояшлы иртәдә, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә чыкты. Зөлфия Зөфәровна һәм Лилия Альбертовна алар белән физик күнегүләр һәм саф һавада төрле хәрәкәтчән уеннар уздырдылар, организм өчен Кояш нурларының мөһимлеге һәм грипп һәм ОРВИ профилактикасы өчен физик күнегүләрнең файдасы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International