2019 елның 13 нче мартында Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч" темасына лекция үткәрелде. Культорганизатор Хусаинова Р.Р. социаль хезмәт алучыларга "экстремизм", "терроризм" кебек төшенчәләр аңлатты, аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм формалары турында сөйләде. Әңгәмә барышында экстремизм һәм терроризм мәсьәләләренең өлкән буынны битараф калдырмавы ачыкланды.