2019 нчы елның 20 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном учреждениесенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Чернова Лидия Павел кызы тернәкләнүчеләр белән “Грипп, аннан ничек сакланырга?” дип исемләнгән кисәтү әңгәмәсе уздырды. Әңгәмәдә катнашучылар гриппның беренче билгеләре, вирусның төзелеше, таралу юллары белән таныштылар. Шулай ук тернәкләнүчеләргә вируслы инфекциядән сакланыр өчен алдан профилактик чаралар күрергә киңәшләр бирелде.