"Бәхетле балачак» социаль программасы кысаларында «Веста» үзәгендә анимацион студия эше дәвам итә, анда социаль хезмәт күрсәтүче балалар волонтерлар белән берлектә танылган татар язучысы Г. Тукайның «Су анасы» мультипликацион фильмын булдыру өстендә эшлиләр. Максат: фантазия һәм мультипликация дөньясы аша үз-үзеңне реальләштерү. 2019 нчы елның 14 нче марты көнне чираттагы очрашу үткәрелде, анда декорацияләрне һәм мультфильм геройларын пластилиннан ясадылар. Шул ук вакытта әсәрләрнең милли колориты исәпкә алынды.
Эш барышында күрү сәләте, сүз, вак моторика, фантазия үсә. Балалар волонтерлар белән актив рәвештә иҗади эшкә чумдылар, әлеге дәрес һәркемгә үзен ачарга мөмкинлек бирде.