Кешелек элек-электән наркотиклар дигән төшенчәне белгән. Аларны төрле максатта-төрле мәдәниятләр һәм төрле дин вәкилләре: дәвалау, дини йолалар өчен, миңгерәтүче чара буларак кулланганнар. Тик вакыт узу белән, хәзерге заманада бигрәк тә, наркотиклар куллану контроль астына чыга бара, бүгенге көндә бик зур масштабтагы проблема барлыкка килде, чөнки әлеге зәхмәт челтәренә күпчелек яшьләр эләгә. Наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш максаты белән төрле чаралар һәм акцияләр үткәрелә. 2019 нчы елның 11-22 марты аралыгында Татарстан Республикасында “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды. Бу акция кысаларында 2019 нчы елның 18 марты көнне Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта эш алып барды. Максат: наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм наркомания таралуга каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү.
Акция үткәрү өчен “Сезнең йортыгызда наркопритон оештырылуын ничек аңларга” дигән темага тарату материалы - листовкалар әзерләнде. Белгеч шәһәр урамында узып баручыларга өендә наркопритон барлыгын аңларга мөмкин булган тышкы билгеләр (подъезддагы үзенчәлекле ис, бөтен җирдә дару капларының тышы, шприцлар һәм даруханә флагоннары ята, подъездда еш килеп чыккан чит кешеләр, полициянең еш килүе һәм «ашыгыч ярдәм» каретлары) һәм боларның барысын да ачыклаган очракта нинди чаралар күрелүе (участок полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә, наркоконтрольгә, листовкада күрсәтелгән башка хезмәт телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин) турында аңлатты. Шулай ук әлеге мәгълүмат социаль участокның мәгълүмати стендларында урнаштырылган иде.
Үтеп баручылар файдалы мәгълүмат өчен белгечкә рәхмәт әйттеләр.