2019 елның 20 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тернәкләндерүгә килгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен тәүлек буе эшли торган бүлек тәрбиячеләре “Әйдә дустым – утыр түгәрәккә” дигән танышу – уены үтте.
Чараның максаты балалар коллективын берләштерү, тернәкләндерү үзәгенең кагыйдәләре һәм режимы белән таныштыру. Балалар өчен “кем, кем белән дуслаша” һәм “Әйе, әйе- юк, юк” дигән уен үткәрелде. Ул балаларны бер – берсе белән таныштыру максаты белән узды, шулай ук һәркем үзе турында сөйләде. Әлеге уеннар ярдәмендә балалар бер – берсен тыңларга һәм ишетергә, үзара килешә белергә өйрәнделәр.
Чарада 20 бала һәм 5 әни катнашты.