Тукай муниципаль районы “Шәфкать” үзәге психологы ата-аналар җыелышында катнашты

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышында катнашты. "Ата-аналарның балалар белән үзара мөнәсәбәтләре, БДИ һәм ОГЭга әзерлек вакытында яшүсмерләрнең суицидаль тәртипләрен профилактикалау"  темасына эшлекле уен – тренингы  үткәрелде.

Эшлекле уенның максаты: ата-аналар һәм балаларның үзара хезмәттәшлек механизмын формалаштыру, яшүсмерләр белән аралашканда ата-аналарның психологик культурасын арттыру. Эшлекле уенның бурычлары: уенда катнашучыларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү, яшүсмернең үз-үзләрен тотышының эчке мотивларын аңларга өйрәтү.

Эшлекле уен башында танышу, аннары балалар һәм ата-аналар арасындагы хезмәттәшлек проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышу булды. Ата-аналар билгеләп үткәнчә, хәзерге заманның төп проблемасы - интернет, аның аркасында балалар дәресләрдән бик нык бүленәләр Балаларның тәртипләрендәге тайпылышның сәбәпләре һәм балаларга БДИ һәм ОГЭ тапшырырга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Чарада 38 ата-ана катнашты.

Суицидаль тотышны кисәтү максатыннан ата - аналарга бала белән сөйләшергә, киләчәк турында әңгәмәләр алып барырга, планнар төзергә тәкъдим ителде.

Җыелыш барышында ата-аналар өчен «Куркынычсыз интернет» һәм «Суицидаль тотыш сәбәпләре» темасына 38 белешмәлек таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International