Балалар һәм ата-аналар белән эшләүдә "Яңарыш" белгечләре көлкетерапия куллана

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен "Көлкетерапия" дигән мәзәк һәм файдалы тренинг узды.

Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре  дөнья халыклары традицияләрен үтәп кызыклы һәм юморлы итеп бер-берсе белән танышты. Алар "Путаница", "Нелепица" уеннары уйнадылар, стресс хәлләрдә киеренкелекне төшерүче күнегүләр башкардылар.

Оештыручылар мондый чаралар тәрбияләнүчеләрдә һәм аларның әти-әниләрендә нерв-эмоциональ һәм психик кысынкырыкны бетерүгә ярдәм итәр дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International