Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркеме балалары космонавтика көнен билгеләп үттеләр.

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенең кече төркеме балалары космонавтика көнен билгеләп үттеләр. Балалар “Профессор Почемучкин” дигән мавыктыргыч мультфильм карадылар. Космос һәм планеталар турында   энциклопедияләрен карадылар. Тәрбияче балаларга беренче космонавт – Юрий Гагарин турында сөйләде. Ракетаның, спутник, космодром, скафандр, телескоп нәрсә икәнен аңлатты. Дәрес ахырында балалар ташландык материалдан космик ракеталар ясадылар. Тәрбияче әзер детальләрне ничек дөрес җыярга һәм аларны яхшылап ябыштырырга кирәклеген күрсәтте. Балалар бик тырыштылар. Тәрбияче сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларга Космос турында башлангыч күзаллау бирә, танып-белү кызыксыну, ишетү игътибары, хәрәкәтләрне координацияләү һәм кулларның вак моторикасын үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International