Кошларны каршылыйбыз – язны чакырабыз

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Кошларны каршылыйбыз – язны чакырабыз

10 апрель көнне матур Язбикә янә“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе балалары янына кунакка килде. Музыкаль җитәкче Городилова Н..Г., тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г. Р. һәм Полуэктова Л. В. канатлы дусларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  кошлар килүгә багышланган чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада 28 инвалид бала һәм 12 ата-ана катнашты. Башта барысына да елның кайсы вакыты турында сүз барганын  атадылар.  Румина « Яз килде» шигырен укыды, аннары балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр һәм экранда иң танылган канатлы дусларын күрделәр. Чара уеннар, биюләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International