Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лесхоз бистәсендәге янгынга каршы хезмәтнең аерым пост хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр уздырылды.
Интернат-йорт территориясендә янгынга каршы өйрәнүләр даими график нигезендә үтә. Барлык яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен янгынга каршы саклану чараларын белү мөһим.
Өйрәнүләрнең төп максаты: хәбәр итү, сигнализация системасы эшен тикшерү; янгын чыккан очракта персоналның һәм яшәүчеләрнең янгынга каршы гамәлләрне дөрес башкаруга ирешү