"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Екатерина Мунина “Туберкулез профилактикасы” дигән темага видео-лекция үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның «Туберкулез» авыруы турында хәбәрдарлыгын арттыру, аны профилактикалау чаралары һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.
Туберкулез - ул туберкулез микобактерияләре китереп чыгара торган куркыныч йогышлы авыру. Кагыйдә буларак, бу авыру кешенең үпкәсен һәм башка органнарын да зарарлый.
Видео-лекция барышында социаль хезмәт алучылар туберкулезның авыру кешедән һава юлы белән күчүен белделәр. Белгеч туберкулезның барлыкка килү күренешләрен җентекләп аңлатты һәм туберкулез авыруы белән озак элемтәдә торучы балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм зәгыйфь иммунитетлы кешеләр бу авыруның куркыныч төркемгә керүләре турында әйтте. Тыңлаучыларга авыруны иртә ачыклау максаты белән флюорографияне ел саен узарга кирәк икәнен һәм авыруның үсеше иртә ачыкланган очракта, аны вакытында дәвалый башласаң, тиз терелүгә китерә икәнен искә төшерде.
Чара ахырында белгеч туберкулезны профилактикалау чараларына, сәламәт яшәү рәвешен саклауга һәм ел саен флюорографияне узуга аерым игътибар юнәлтеп, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Чарада 23 кеше катнашты.