Дөньяда экология белән бәйле проблемалар бик кискен тора. Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохитне пычратудан саклау темасы беренче планга чыга. Безнең илнең гүзәл почмаклары чүп-чар һәм калдыклар чүплегенә әверелә, чиста күлләр сыек агулы калдыклар һәм чүп-чар саклагычына әйләнә, борынгы урманнар киселә, сирәк очрый торган хайваннар һәм кошлар юкка чыгарыла. Шуңа күрә Рәсәйдә экология темасы беркемне дә битараф калдырырга тиеш түгел.
10 апрель көнне Арча «Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы " Без табигать дуслары!” дигән чара үткәрде. Чара яшүсмерләрнең экологик белемнәрен формалаштыруга, туган табигатькә мәхәббәт һәм Җирдәге бөтен тереклеккә сак караш тәрбияләүгә, әйләнә-тирәлекне саклау буенча практик эшләрдә шәхсән катнашуга юнәлтелгән иде.
Балалар табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, «Рәсәй табигате»дигән матур презентация карадылар, фауна һәм флора белән таныштылар. Уен өлешендә балалар экологик ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр, «үсемлек тормышы» һәм «безнең кечкенә туганнар» конкурсларында бик яхшы белемнәр, эрудиция һәм тапкырлылык күрсәттеләр.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең экологик тәрбия буенча белгече- балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.