Арчаның "Өмет чаткысы" мастер класс “Театраль битлекләр”

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Театр елы кысларында Арча “ Өмет чаткысы” тернәкләндерү узәгенә йөреп тәрбияләнүче балалар өчен Арча сәнгать мәктәбе педагоглары “Театраль битлекләр” исеме астында мастер –класс оештырдылар. Балалар битлекләрне узләре кистеләр,буядылар һәм өстәмә бизәу үрнәкләре куеп  бик оста итеп бизәделәр. Һәрбер бала битлекне үзе теләгәнчә ясарга тырышты , битлекләр берсен-берсе кабатламады.  Оештыручылар әйтүенчә мондый чаралар уздыру балаларда татар сәнгатенә карата, театрга карата мәхәббәт тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International