“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Транспорттта үзеңне ничек тотарга” дигән танып – белү дәресе узды

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның  11 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  “Транспорттта  үзеңне ничек тотарга” дигән танып – белү дәресе  узды. Дәреснең максаты балаларның транспортта үз –үзләрен тотышына игътибар итү, төрле тормыш ситуацияләренә анализ ясау иде. Тәрбиячеләр балалар белән транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр. Алар тормышта нинди хәлләр белән очрашуларын тыңладылар. Аннары мультфильм карадылар. “Әйе, әйе, юк, юк” дигән уен уйнадылар. Барысы бергә табышмаклар чиштеләр. Дәрес ахырында йомгак ясадылар һәм алган белемнәрен анализладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International