Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе муниципаль районында Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үттеләр.

Кече яшьтәге фашизм корбаннарының биографиясе - батырлык һәм ныклык үрнәге. Котлы Бөкәш авылыннан Мөрсәлимова Зәйнәббика Кәшаф кызы, Балык Бистәсендә яшәүче Бозина Нина Николай кызы яшь буын белән үзләренең истәлекләрен уртаклаштылар.

- Бөек Ватан сугышы елларында сезнең өлешегезгә авыр хезмәт туры килде. Сезнең батырлыгыгыз алдында алдында баш иябез. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм якыннарыгызның кайгыртуын телибез! – дип,  ветераннарга ихлас, матур теләкләр Балык Бистәсе беренче гимназиясенең волонтерларыннан, Балык Бистәсе районының  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызыннан, шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Магизов Марс Венер улыннан, Котлы Бөкәш авыл җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшид Газиз улыннан, Балык Бистәсе районы "Доверие-Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Минвалиева Әнисә Галимулла кызыннан яңгырады.

Көн геройларына Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Тәҗетдинов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International