Әтнә муниципаль районында электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан оештырылган очрашу

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Электрон  хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан, “Изгелек” үзәге белгечләре 11 номерлы Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә Әтнә районының белем бирү оешмаларында халык белән очрашу оештырдылар. Мондый очрушуларның берсе,  бүген, 2019 елның 11 апрелендә Олы Әтнә авылының “Кояшкай” балалар бакчасында үткәрелде. Белгечләр электрон рәвештә гаризха бирү тәртибен аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Ата-аналар шулай ук, “Изгелек” социаль үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләр белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International