Бүген безнең интернат-йортында хәйрия акциясе белән "Рубин" футбол клубы вәкиле – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән элемтәләр буенча директор Булатов Ринат Галимулла улы булып китте.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” янгын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча хезмәткәрләргә өйрәнүләр уздырылды.
2019 елның 18 апрелендә Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 33 еллыгына багышланган “Чернобыль – быль, Чернобыль- боль» темасына стенд ясадылар.
2019 елның 17 апрелендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлге белгече Кукмара шәһәренең православие приходы настоятеле протоиерей Сергий Елисеев белән берлектә «Минем имин дөнья» программасы кысаларында «Балалар – безнең киләчәгебез» дигән чара үткәрде.
Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә «Александр Невский — рус җиренең сакчысы" дигән хәрби дан көне узды.
«Өлкәннәр һәм инвалидларга тәрбия бирү мәктәбе» программасы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Гармония» үзәгенде 2018 елдан тормышка ашырыла. белән. «Лукойл» социаль проектлар конкурсында катнашып, тулысынча дәресләр оештуры өчен тернәкләндерү техник чаралары сатып алуга грант алынды.
«Грани» мәдәни-ял үзәгендә инвалид балаларның ата–аналары өчен Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырган түгәрәк өстәл узды. Шәһәрнең төрле оешмалар вәкилләре катнашында әлеге чара балаларны тәрбияләү, үстерү, укыту һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендәге актуаль проблемаларны хәл итү өчен уздырылды.
18 апрель көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча “Грипп Һәм башка вирус инфекцияләренә профилактик чаралар” дигән темага карата әңгәмә узды.
15.04.2019 балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Ата-аналарнын аның арттыру мәктәбе” программасы кысаларында ата-аналар өчен "Гаилә бердәмлеге - максатлар һәм гамәлләр бердәмлеге» исемле чара үткәрелде. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы унике ата-ана чакырылган иде. Чара гаиләдә үз-үзеңне дөрес тоту моделен формалаштыруга, ата-аналарның баларга карата хис-тойгыларын актуальләштерүгә юнәлтелгән. Психолог Шәрипова Эльвира Энэс кызы «Җитмәүче урындык», «Диңгез бер тапкыр дулкынлана...» дигән күнегүләр үткәрде.
18 апрель көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр өчен реабилитация бүлеге белгечләре Малолеткова Елена, Людмила Җамалетдинова, Альбина Сираева, медицина хезмәткәрләре Анастасия Березина, Алия Ярмушева, медицина училищесының студент-волонтерлары белән берлектә «Талпан энцефалитын китереп чыгаручы сәбәпләр» темасына танып белү кичәсен оештырды.