2019 елның 18 апрелендә Теләче районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 33 еллыгына багышланган “Чернобыль – быль, Чернобыль- боль» темасына стенд ясадылар. Стендта 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСындагы фаҗига, һәлакәтләр күләме, радиация зарарлануларын бетерү буенча эшләр турында мәгълүмат бар.