Түгәрәк өстәл

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

         «Грани» мәдәни-ял үзәгендә инвалид балаларның ата–аналары өчен Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге оештырган түгәрәк өстәл узды. Шәһәрнең төрле оешмалар вәкилләре катнашында әлеге чара балаларны тәрбияләү, үстерү, укыту һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендәге актуаль проблемаларны хәл итү өчен уздырылды.

         Узган очрашуга нәтиҗәләр ясалды. Аерым алганда, инвалид балалар өчен өйдә медицина хезмәтләре күрсәтелә башлады, гаиләләр белән төрле чаралар уздырылды, «Балаларда көч» Хәйрия фонды ярдәме белән табибларның күчмә бригадасында балаларны кабул итү оештырылды.

         Торак сәясәте, балаларны тернәкләндерү, бушлай медицина хезмәте күрсәтү буенча сораулар актуаль булды. Барлык кызыксындырган сорауларга да Нурлат шәһәренең тиешле ведомстволары белгечләре тарафыннан аңлатмалар бирелде. Шулай ук спорт һәм тернәкләндерү чаралары, пенсия һәм ташламалар,  балалар өчен уңайлы мохит оештыру турында да күп сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International