15.04.2019 балаларга социаль ярдәм курсэтү булекчэсе белгечлэре тарафыннан «Ата-аналарнын аның арттыру мәктәбе” программасы кысаларында ата-аналар өчен "Гаилә бердәмлеге - максатлар һәм гамәлләр бердәмлеге» исемле чара үткәрелде. Чарага социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы унике ата-ана чакырылган иде. Чара гаиләдә үз-үзеңне дөрес тоту моделен формалаштыруга, ата-аналарның баларга карата хис-тойгыларын актуальләштерүгә юнәлтелгән. Психолог Шәрипова Эльвира Энэс кызы «Җитмәүче урындык», «Диңгез бер тапкыр дулкынлана...» дигән күнегүләр үткәрде. Дәреснең мәгълүмат өлешендә гаиләде үз-үзеңне тоту, тэртип бозылуның сәбәбе турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Аннары төркемдә катнашучылар «ата-ана - бала» үзара бәйләнеш мисалларын эшләү өчен парларга бүленде. Катнашучыларга өй эше бирелде. Чара «Балачакка чуму» дигән психологик күнегү һәм рефлексия белән тәмамланды.