Бүген безнең интернат-йортында хәйрия акциясе белән "Рубин" футбол клубы вәкиле – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән элемтәләр буенча директор Булатов Ринат Галимулла улы булып китте.
Социаль хезмәт алучылар белән очрашуда Ринат Галимуллович клубның соңгы яңалыклары, киләсе матчлар турында сөйләде, "Рубин" матчларына чакырды һәм компьютер белеме белән шөгыльләнү өчен ике ноутбук, "ФотоСтудия" түгәрәге өчен фотоаппарат бүләк итте. А иң мөһиме футболчыларның автографлары белән футбол тубы тапшырды.
"Рубин" футбол клубы җитәкчелегенә һәм әгъзаларына рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да уңышлар һәм иминлек телибез!