2019 елның 18 апрелендә “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” янгын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү буенча хезмәткәрләргә МОНД һәм ПР Сарман, Мөслим районннары буенча башлыгы Р.Р. Госманов өйрәнүләр уздырды. Аннан соң хезмәткәрләр белән гомуми җыелыш үткәрелде, анда янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды. Шулай ук Р. Р. Госманов 25 апрельдән алып 10 майга кадәр махсус янгынга каршы тәртип кертелүен дә искәртте.
Күнекмә хезмәткәрләрне янгын сүндерү шартларында тиз һәм дөрес ориентлашырга һәм кирәкле карар кабул итәргә өйрәтү максаты белән үткәрелде. Ашыгыч рәвештә янгын сүндерү хезмәтен чакыру буенча дөрес гамәлләрне эшләү, янган бинадан кешеләрне коткаруны оештыру, шулай ук хезмәткәрләрнең һөнәри һәм психофизиологик әзерлеген тикшерү.