ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өмә узды

Баланы табигать дөньясына кертү, аны аңларга өйрәтү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү – «Тургай» социаль приюты тәрбиячеләренең мөһим бурычларыннан берсе.

Агымдагы елның февраль аенда Адель Ш. Казан шәһәрендә физик культура буенча мәктәп укучылары арасында уткән Рәсәй күләм олимпиадынын төбәк ара этабында призер исеме яулаган иде. Ә 2019 елның 13 апреленнән 19 ына кадәр Ульяновск шәһәрендә физик культура буенча йомгаклау этабында катнашты.

Үткән шимбә, 20 апрель көнне, “Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”Юлдаш”ның хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр Россиякүләм экологик өмәдә катнаштылар. Интернат-йорт тирәсендәге һәм аның биләмәсендәге чуп-чарны җыйдылар, кипкән үләннәрне, яфракларны тырмаладылар, эреп бетмәгән кардан арындырдылар, сукмакларны себерделәр. Өмәдә 46 кеше катнашты.

2019 елның  22 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Әйдәгез танышабыз” дигән шөгыль булып узды.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә гигиена һәм эпидемиология бүлеге мөдире туберкулезны профилактикалау һәм талпан тешләгәндә саклык чаралары турында чыгыш ясады

22 нче апрель 2019 нче ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ел саен үткәрелә торган, учреждение янындагы территорияне төзекләндерү һәм җыештыру буенча “Без чисталык һәм тәртип өчен!" дигән гомумишәһәр җыештыру өмәсе булып узды.

20 нче апрель көнне Мамадыш интернат-йорты территориясендә өмә узды. Интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр оешкан төстә территорияне узган елгы яфраклардан һәм коры үләннән чистарттылар.

«Тылсым халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз Назим кызы һәм Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә,Кукмара мөхтәсибәте вәкиле Ришат хәзрәт белән «Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре» темасына очрашу оештырдылар. Чараның максаты: балигъ булмаган балалары булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналарның кеше тормышындагы роле, гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларын киңәйтү, һәр кеше өчен гаилә учагының әһәмиятен ачу, гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга омтылышны үстерү.

 Ахырда дини конфессияләр вәкиле барлык катнашучыларга да әхлак, намус, күңелне камилләштерү һәм үз-үзен тәрбияләгән " Куңел кузе» китабын бүләк итте.

Республика масштабындагы территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча ветеран-яшьләр өмәсе акциясе шулай ук "Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында, «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»нда экологик җыештыру оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International