Социаль-тернәкләндерү бүлегендә гигиена һәм эпидемиология бүлеге мөдире, Татарстан Республикасының атказанган табибы Мостафин Н.З. чыгыш ясады. Лекция туберкулез кебек куркыныч һәм киң таралган авыруга багышланган иде. Табиб авыру билгеләре һәм аны профилактикалау чаралары турында сөйләде, туберкулез турында киң таралган: «туберкулез белән хәерчеләр генә авырый», «туберкулез белән үпкә генә зарарлана», «туберкулезны дәвалавы җиңел» кебек мифларны кире какты. Моннан тыш, авырулар саны турында статистик мәгълүматлар китерде. Эпидемиолог сезон башлану белән бәйле рәвештә, талпаннар тешләгәннән үзеңне ничек саклап калырга, тешләгәннән соң кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләде