Үткән шимбә, 20 апрель көнне, “Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”Юлдаш”ның хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр Россиякүләм экологик өмәдә катнаштылар. Интернат-йорт тирәсендәге һәм аның биләмәсендәге чуп-чарны җыйдылар, кипкән үләннәрне, яфракларны тырмаладылар, эреп бетмәгән кардан арындырдылар, сукмакларны себерделәр. Өмәдә 46 кеше катнашты.